+12 °С
Облачно
Журналга язылу
Мин — укучы!
15 Августа , 02:00

Уңышлары һәрчак мул булсын!

Хезмәт чыныгуы алып үсүче Сәйтәк уңганнарына афәрин!

Уңышлары һәрчак мул булсын!Уңышлары һәрчак мул булсын!
Уңышлары һәрчак мул булсын!

Җәйге каникулларның иң ямьле мәле. Сез фотоларда күргән кызлар һәм малайлар – Балтач районының тырыш, эшкә уңган Сәйтәк мәктәбе укучылары. Дусларыбызның җәйге ялы хезмәт белән бергә үрелеп бара. Бу эшләрне бик яхшы итеп бакча мөдире, тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Рәзилә Шәрифнурова оештыра. Кызлар һәм малайлар, остазлары белән бергә, мәктәп бакчасында ниләр генә үстерми! Хәтта үз теплицалары да бар! Тәлгәш-тәлгәш карлыганнар, кызарып пешкән чияләр, төрлесеннән яшелчәләр, аллы-гөлле чәчәкләр – иртә яздан башланган бердәм хезмәтнең күркәм нәтиҗәсе.

–Җәйге каникулларда укучыларыбыз мәктәп яны участогында чиратлашып эшли. Су сибәләр, чүп утыйлар, җиләк-җимеш җыялар. Иң сөендергәне: ел әйләнәсенә ашханәдә үзләре үстергән файдалы яшелчәләр белән тукланалар. Әти-әниләр дә балаларның эшкә өйрәнеп үсүенә каршы түгел, үзләре үк ярдәм кулы суза, – ди директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Рәзилә Вәлиева.

Агачны – яфрак, кешене хезмәт бизи, дигән борынгылар. Хезмәт чыныгуы алып, үзләре үстергәннең тәмен татып үсүче Сәйтәк уңганнарына афәрин! Уңышлары быел да мул булсын!

 

Фотолар мәктәп сайтыннан.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас