

****
***
—Әни, безнең әбекәй бик куркак...
—Нигә алай дисең?
—Урамга чыккач, ул мине һәрвакыт җитәкләп йөри...
***
—Менә сиңа ун кәнфит, яртысын сеңлеңә бир.
—Аңа өчне генә бирәм.
— Унның яртысы биш була. Әллә саный да белмисең?
— Мин беләм ул, ә сеңлем әлегә белми.
***
Әтисе, ачуланып:
– Вәли, нишләп синең географиядән кала бөтен фәннәрдән дә икеле?
Вәли, башын иеп:
– Чөнки географиядән әле сорамадылар.
***
– Алия, сиңа зоопаркта иң ошаганы нәрсә булды?
– Туңдырма!
***
– Улым, нишлисең?
– Мәсьәлә чишәм...
– Авырмы?
– Бик авыр, икенче ручка сынды инде.
Динар Кәлимуллин фотосы.