

Мәктәп укучысы өй эшләрен башкаруга көненә 3,5 сәгатьтән артык вакыт сарыф итәргә тиеш түгел. Бу – 9-11нче сыйныф укучылары өчен билгеләнгән иң югары чик.
Русия Мәгариф министрлыгы эксперты Максим Костенко сүзләренчә, өй эшләренә бирелгән вакыт нормативлары балаларның яшь һәм психофизиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып билгеләнгән һәм “Роспотребнадзор” белән килешенгән.
Укучылар өчен нормативлар:
2-3нче сыйныфлар – 1,5 сәгатькә кадәр;
4-5нче сыйныфлар – 2 сәгатькә кадәр;
6-8нче сыйныфлар – 2,5 сәгатькә кадәр;
9-11нче сыйныфлар – 3,5 сәгатькә кадәр.
Ә беренче сыйныф укучыларына өй эше бөтенләй бирелергә тиеш түгел. Моннан тыш, мәктәпләргә беренче сыйныф укучылары өчен чәршәмбе яисә пәнҗешәмбе көннәренең берсен җиңеләйтелгән уку көне итү тәкъдим ителә. Бу көнне балаларның уку йөкләнеше катлаулырак фәннәрне киметү исәбенә азайтылырга тиеш.
Белгечләр билгеләвенчә, өй эше баланың буш вакытын тулысынча алып тормаска, уку белән ял арасында тотрыклык сакланырга тиеш.
Динар Кәлимуллин фотосы.