

Агымдагы елда Русиядә баланы мәктәпкә әзерләү өчен уртача 17-19 мең сум акча кирәк булачак. Бу хакта РИА Новостига Аналитик кредит рейтинг агентлыгының бәйсез һәм төбәк рейтинглары төркеме эксперты Евгения Траутман хәбәр иткән.
Агентлык мәгълүматлары нигезендә агымдагы елның июнендә шартлы “мәктәп җыелмасы” бәясе исәпләгән. Малай өчен кирәк-яракларның уртача бәясе 17 мең сум булса, кызлар өчен бу күрсәткеч 19 мең сум тәшкил иткән.
Малай өчен исәпләүгә куртка, бер-ике чалбар, ике күлмәк, туфли, рюкзак һәм канцелярия кирәк-яраклары кергән. Алар арасында 20 мәктәп дәфтәре, рәсем альбомы, биш каләм, ике карандаш һәм фломастерлар җыелмасы бар.
Кызлар өчен җыелма кием өлеше белән аерыла: анда күлмәк, ике блузка һәм итәк исәпкә алынган. Канцелярия товарларының бәясе 900 сумнан бераз артып киткән. Малайлар өчен киемгә уртача 13 мең сум, кызлар өчен 15 мең сум каралган. Рюкзакның бәясе якынча 2,7 мең сум тәшкил итәчәк.
Эксперт исәпләвенчә, баланы мәктәпкә иң арзан Калмыкиядә җыярга мөмкин. Биредә малай өчен кирәк-яраклар җыелмасы уртача 12,3 мең сум, кыз өчен 14,9 мең сум торачак. Иң арзан мәктәп җыелмасы булган төбәкләр өчлегенә шулай ук Әстерхан һәм Белгород өлкәләре кергән. Шул рәвешле, уку елы башланыр алдыннан ата-аналар өчен мәктәпкә әзерлек чыгымнары баланың җенесенә һәм яшәү төбәгенә карап сизелерлек аерылырга мөмкин.
Динар Кәлимуллин фотосы.