

Русиянең һәр мәктәбендә 1 сентябрьгә кадәр бәхәсләрне көйләү комиссиясе булдырылачак. Бу хакта Русия мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.
Министр сүзләренчә, мондый комиссия һәр мәктәптә эшләргә тиеш.
“Һәр мәктәптә бәхәсләрне көйләү комиссиясе булдырылырга тиеш. Әлегә ул булмаган мәктәпләрдә 1 сентябрьгә кадәр комиссияне оештыруны сорыйм. Аның эшчәнлеге һәр төбәктә кабул итеүче норматив-хокукый актлар белән көйләнә”, – диде Сергей Кравцов.
Министр мәктәпкәчә белем бирү системасында да яңа проектлар барлыкка киләчәген белдерде. 1 сентябрьдән Русия балалар бакчаларында “Орлята-дошколята” һәм “Добрые игры” проектлары гамәлгә ашырыла башлаячак.
Әлеге проектларның максаты – ата-аналарның балалар тәрбиясенә игътибарын арттыру.
“Добрые игры” проекты баланы уку эшчәнлегенә әкренләп әзерләүгә юнәлтелгән. Ул мәктәпләрдә үткәрелүче “Мөһим әйберләр турында сөйләшүлә” дәресләренең мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен тиңдәше булачак.
ЯИ фотосы.