

Русия Мәгариф министрлыгы мәктәп укучылары өчен көнлек максималь уку йөкләнешен билгеләде. Методик киңәшләргә ярашлы, дәресләр саны укучының сыйныфына бәйле булачак.
Беренче сыйныф укучылары өчен сентябрь һәм октябрь айларында көненә өч дәрестән артык үткәрү каралмаган. Ноябрь һәм декабрьдә исә дәресләр саны дүрткә кадәр җитәргә мөмкин. Бу чорда бер дәреснең озынлыгы 35 минут тәшкил итәчәк. Гыйнвардан майга кадәр дәресләр 40 минут дәвам итәчәк.
Шулай ук беренче сыйныфларда атнага бер тапкыр, физкультура дәресе исәбенә, биш дәрес үткәрергә рөхсәт ителә.
Башка сыйныфларда максималь көнлек йөкләнеш түбәндәгечә билгеләнгән:
2-4 нче сыйныфларда – көненә биш дәрескә кадәр. Атнага бер тапкыр физкультура дәресе исәбенә алты дәрес булырга мөмкин;
5-6 нчы сыйныфларда – алты дәрескә кадәр;
7-11 нче сыйныфларда – җиде дәрескә кадәр.
Шулай итеп, мәктәп укучылары өчен бер көнгә каралган иң зур уку йөкләнеше җиде дәрес тәшкил итәчәк.
Автор фотосы.