Мин — укучы!
27 Августа , 04:55

1 сентябрьдән дәресләрдә телефон куллану тыела

1 сентябрьдән дәресләрдә телефон куллану тыела1 сентябрьдән дәресләрдә телефон куллану тыела
1 сентябрьдән дәресләрдә телефон куллану тыела

Дәресләрдә кәрәзле телефоннарны куллануны тыю 2024 елның 1 сентябреннән үк гамәлдә, Русия Мәгариф министрлыгының яңа боерыгы бу таләпләрне беркетә генә, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Элегрәк

киңкүләм мәгълүмат чараларында агымдагы елның 1 сентябреннән мәктәпләрдә телефоннар куллану тыелачак дигән мәгълүмат барлыкка килде.

“Русия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль законга үзгәрешләр, ул шул исәптән белем бирү программаларын үзләштергәндә уку-укыту вакытында радиотелефон элемтәсен куллануны тыюны күздә тотучы үзгәрешләр 2023 елда ук кабул ителде һәм 2024 елдан гамәлдә”, – диелә хәбәрдә.

 Ведомствода Русия Мәгариф министрлыгының агымдагы елның 1 сентябрендә үз көченә керәчәк боерыгы техник характерда һәм дәресләрдә телефоннар куллануга таләпләрне тагын бер кат ныгыта, дип өстәделәр.

Дәресләрдә укучыларның һәм хезмәткәрләрнең гомеренә яки сәламәтлегенә хәвеф янау очракларыннан, шулай ук, башка ашыгыч хәлләрдән тыш телефоннар куллану тыела.

 “Тәнәфесләрдә укучылар мәгариф оешмасы билгеләгән кагыйдәләр нигезендә гаджетлардан файдалана ала”, – дип ачыклык керттеләр министрлыкта.

"Башинформ" агентлыгы фотосы.

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас