

Русия мәктәпләрендә 9нчы сыйныфтан башлап машина йөртү буенча дәресләр кертергә тәкъдим иттеләр. Ике еллык курсны тәмамлаганнан соң, укучыларга аттестат белән бергә машина йөртү таныклыгы да бирелергә мөмкин. Мондый фикерне Русия Иҗтимагый палатасы секретаре урынбасары Владислав Гриб белдергән, дип хәбәр итә ТАСС.
Аның сүзләренчә, укучыларны ике ел дәвамында автомобиль төзелеше, юл йөрү кагыйдәләре һәм машина йөртү нигезләренә өйрәтергә мөмкин.
– Мәктәпләрдә 9 нчы сыйныфтан машина йөртү дәресләре кертергә кирәк дип саныйм. Ике ел дәвамында балаларны ашыкмыйча, барлык эшне контрольгә алып автомобиль эшенә өйрәтергә була. Аннан тиешле имтихан тапшырып, аттестат белән бергә машина йөртү таныклыгы да алырга мөмкин, – дип белдерә Владислав Гриб.
Ул ассызыклавынча, автомобиль эше мәктәпләрдә иң популяр юнәлешләрнең берсенә әйләнергә мөмкин.
Мәктәп укучыларын автомобиль эшенә өйрәтү тәҗрибәсе СССР чорында да булган. Башта мондый тәҗрибә Мәскәүдә үткәрелгән: берничә мәктәп укучысын автобазаларга һәм инструкторларга беркеткәннәр. 1970нче елларда бу юнәлеш киң тарала башлый
Укучыларга ике юнәлешнең берсен сайларга тәкъдим иткәннәр: һәвәскәр яисә профессиональ машина йөртүче. Мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлап, дәүләт автоинспекциясендә имтиханнарны уңышлы тапшырган укучылар машина йөртү таныклыгы алган. Әмма “В” һәм “С” категорияле транспорт чараларын алар 18 яшьтән соң гына йөртә алган.
ЯИ фотосы.