Мин — укучы!
27 Августа , 06:45

Ә син мәктәптә үзеңне ничек тотасың?

Ә син мәктәптә үзеңне ничек тотасың?Ә син мәктәптә үзеңне ничек тотасың?
Ә син мәктәптә үзеңне ничек тотасың?

Агымдагы елның 1 сентябреннән Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча Русия мәктәпләрендә укучыларның үз-үзләрен тотышын бәяләүнең яңа системасын сыный башлаячаклар. Республиканың мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин экспериментның 2-8нче сыйныфларны колачлыячагын ачыклады.

Башкортстанда бу сынауда 10 мәктәп катнашачак.

Бәя академик билгеләрдән аерым куелачак һәм аттестатка яки дәүләт йомгаклау аттестациясенә (ОГЭ һәм БДИ) йогынты ясамаячак.

Укучыларның үз-үзен тотышына өч дәрәҗә буенча бәя биреләчәк: “үрнәкле”, “рөхсәт ителгән тәртип” һәм “рөхсәт ителмәгән тәртип”.

“Яңалыкның төп максаты – укучының үсешен һәм аның яшьтәшләре, өлкәннәр белән ихтирамлы мөнәсәбәтен көйләү, – дип ассызыклады министр.

 

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас