Мин — укучы!
28 Августа , 03:45

Укытучыга бүләк – 3 меңнән артмаска тиеш!

Укытучыга бүләк – 3 меңнән артмаска тиеш!Укытучыга бүләк – 3 меңнән артмаска тиеш!
Укытучыга бүләк – 3 меңнән артмаска тиеш!

Русиядә мәктәп укытучыларына төрле бәйрәмнәргә бирелә торган бүләкнең бәясе 3 мең сумнан артмаска тиеш. Бу турыда Русия Мәгариф министрлыгы эксперты, Гомумрусия мәгариф профсоюзы рәисе урынбасары Михаил Авдеенко белдерде.

Аның сүзләренә караганда, укытучыларга дәүләт бәйрәмнәре һәм истәлекле көннәр уңаеннан бүләкләр тапшырырга рөхсәт ителә, әмма закон нигезендә аларның максималь бәясе 3 мең сум белән чикләнә.

Шулай ук, әгәр ата-аналар берничә бүләк бирергә карар итсә, “3 мең сум кагыйдәсе” һәр бүләккә аерым кулланыла. Димәк, һәрберсе шул сумма чикләрендә булырга тиеш.

Эксперт чекларны сакларга киңәш итә. Аның фикеренчә, сатып алынган бүләкләрнең бәясен раслау өчен, мөмкин булганда чекларны укытучыга бүләк белән бергә тапшыру да урынлы.

Бу чикләү укытучыларны нигезсез гаепләүләрдән саклау өчен кертелгән. Ул педагогларны уңайсыз хәлгә калдырмаска ярдәм итә, дип ассызыклады Михаил Авдеенко.

Шул ук вакытта, әлеге кагыйдә укытучының хезмәт бурычларын үтәү вакытына гына кагыла. Әгәр бүләк эштән тыш вакытта бирелә икән, аның бәясенә карата закон буенча аерым чикләүләр каралмаган.

Автор фотосы.

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас