+9 °С
Облачно
Журналга язылу
Мин — укучы!
29 Августа , 06:25

Математика белән дуслык китсә...

Математика белән дуслык китсә...Математика белән дуслык китсә...
Математика белән дуслык китсә...

Башлангыч сыйныф укучылары өчен иң катлаулы фән булып математика танылган. “СанПиН” нормалары буенча, аның авырлык дәрәҗәсе 8 балл дип бәяләнә.

Икенче урында – урыс теле яисә туган тел, шулай ук чит телләр. Аларның һәркайсына 7шәр балл бирелгән. Информатика һәм әйләнә-тирә дөнья фәннәре 6шар балл җыйган.

Әдәби уку бераз җиңелрәк дип бәяләнгән – аңа 5 балл бирелгән.

Иң җиңел фәннәр арасында сынлы сәнгать һәм музыка бар – алар 3әр балл алган. Технология фәне – 2 балл, ә физкультура нибары 1 балл белән бәяләнгән.

Нәтиҗәдә, “СанПиН” нормалары буенча, башлангыч сыйныфта укучыларга иң зур йөкләнеш математика дәресләренә туры килә.

Фото: infourok.ru

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас