+9 °С
Облачно
Журналга язылу
Мин — укучы!
29 Августа , 04:45

Тарих дәресенә игътибар артачак

Тарих дәресенә игътибар артачакТарих дәресенә игътибар артачак
Тарих дәресенә игътибар артачак

Русия Мәгариф министрлыгы мәктәпләргә тарих дәресләрендә темаларның өйрәнү чиратын мөстәкыйль рәвештә үзгәртүне тыя. Укытучылар федераль эш программасында күрсәтелгән тәртипне төгәл үтәргә тиеш.

2026-27 уку елында 5-8 сыйныфларда тарих атнага өч сәгать, 9 сыйныфта ике сәгать укытылачак. Тарихка бирелгән сәгатьләр саны арткан, ә җәмгыять белеме дәресләре кимегән. Агымдагы елның 1 сентябреннән җәмгыять белеме гомуми мәктәпләрдә бары тик 9 сыйныфта гына кала.

Тарих программасына бөтендөнья һәм Русия тарихыннан тыш, “Туган як тарихы” төбәк курсы да керә. Агымдагы елда 5-9 сыйныфлар өчен бердәм дәүләт тарих дәреслекләрен мәктәпләргә кертү төгәлләнәчәк.

Шулай ук 1 сентябрьдән мәктәп программасында башка үзгәрешләр дә көтелә: чит телгә бирелгән сәгатьләр саны кими, “Русиянең рухи-әхлакый мәдәнияте” дигән яңа фән кертелә, ә “Русия – минем офыкларым” курсы 6-11 сыйныф укучылары өчен мотлак булачак.

 Фото:кремлин.ру

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас