+11 °С
Облачно
Журналга язылу
Мин — укучы!
31 Августа , 04:50

"2" алсаң, әниеңә хәбәр киләчәк!

Башкортстанда яңа санлы хезмәт барлыкка киләчәк. Кушымта аша баланың укуын контрольдә тотарга мөмкин булачак.

"2" алсаң, әниеңә хәбәр киләчәк!"2" алсаң, әниеңә хәбәр киләчәк!
"2" алсаң, әниеңә хәбәр киләчәк!

Яңа уку елында Башкортстанда яшәүчеләр уңайлылыгы өчен “Дәүләт хезмәтләре. Минем мәктәп” кушымтасы эшләячәк. “Мәгълүматлар икътисады” гомумдәүләт проекты кысаларында булдырылган түләүсез сервис дәресләр исемлеген, өй эшен, билгеләрне һәм башка мәктәп бурычларын берләштерә.

Кушымтада баланың өлгерешен күзәтергә, контроль эшләр буенча статистика алырга һәм дәресләрне планлаштырырга мөмкин. Ата-аналарга ике атнага бер тапкыр билгеләр, мәктәпкә килмәү һәм уртача балл язылган мәгълүмат киләчәк.

Кушымта мотлак түгел, аңа телгән кеше генә кушыла ала, ә мәгълүматларга бала һәм аның ата-анасы гына керә ала.

Фото Интернет челтәреннән.

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас