+11 °С
Облачно
Журналга язылу
Мин — укучы!
1 Сентября , 03:45

Бүген мәктәп линейкалары гимннан башлана

Бүген мәктәп линейкалары гимннан башланаБүген мәктәп линейкалары гимннан башлана
Бүген мәктәп линейкалары гимннан башлана

Русия Мәгариф министрлыгы 1 сентябрь – Белем көненә багышланган тантаналы линейкаларга ветераннарны һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларны, күпбалалы һәм берничә буын вәкилләре бергә яшәүче гаиләләрне, шулай ук уңышка ирешкән элекке чыгарылыш укучыларын чакырырга тәкъдим итә.

Ведомствоның методик тәкъдимнәрендә әйтелгәнчә, агымдагы елда Русия халыклары бердәмлеге елына багышланган чараларга аерым игътибар бирелергә тиеш. Мәктәп линейкаларына илдә яшәүче төрле халык вәкилләрен, күп балалы гаиләләрне, хәрби хәрәкәтләр ветераннарын, махсус хәрби операциядә катнашучыларны, уңышлы чыгарылыш укучыларын, иҗтимагый оешмалар һәм милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләрен чакыру тәкъдим ителә.

Шулай ук тантанада Русия Федерациясенең Дәүләт флагын күтәрү, дәүләт гимнын башкару каралырга тиеш. Сценарийга патриотик кыйммәтләрне, илнең мәдәни һәм тарихи мирасына хөрмәтне чагылдырган музыкаль әсәрләр дә кертергә киңәш ителә.

Барлык мәгариф оешмаларында да яңа уку елы “Разговоры о важном” дәресе белән башланачак.

Автор фотосы.

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас