+16 °С
Облачно
Журналга язылу
Мин — укучы!
2 Сентября , 10:05

Көненә — өч дәрес!

Беренче сыйныф укучылары ничек укыячак?

Көненә — өч дәрес!Көненә — өч дәрес!
Көненә — өч дәрес!

Беренче сыйныф укучылары өчен максималь уку йөкләнеше атнага 21 академик сәгать тәшкил итәчәк. Вице-премьер Дмитрий Чернышенко аппаратында шулай дип белдерделәр. Бу хакта  РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Сентябрь һәм октябрьдә беренче сыйныф укучыларына көненә өч дәрес билгеләнгән. Атнага бер тапкыр өстәмә рәвештә дүртенче — физкультура дәресе үткәрергә рөхсәт ителә.

Ноябрь һәм декабрьдә көндәлек дәресләр саны дүрткә кадәр артачак. Моннан тыш, атнага бер тапкыр бишенче дәрес — физкультура булырга мөмкин.

Дәресләр расписаниесе фәннәрнең авырлыгы исәпкә алынып төзеләчәк. Дәрестән тыш эшчәнлеккә аерым игътибар бирелү ниятләнә.

Беренче сыйныф укучыларына атнага бер сәгать «Мөһим сөйләшүләр» циклыннан дәресләр керәчәк, алар шулай ук «Россия бөркетләре» кече яшьтәге мәктәп укучыларының социаль активлыгын үстерү программасы кысаларындагы чараларда да катнашачак.

Автор фотосы. 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас