

Отличник синдромы булган балалар, кагыйдә буларак, белем алуга түгел, ә билгеләр аша үз уңышларын расларга тырыша. Бу хакта «Известия» газетасы белән әңгәмәдә психология фәннәре кандидаты, дәүләт мәгариф университетының хезмәт психологиясе һәм психологик консультация кафедрасы доценты Екатерина Булгакова сөйләгән.
Белгеч әйтүенчә, укучы хата җибәрүдән курку формалаша, ул уку процессына комачаулый: бала сораулар бирүдән, тема белән кызыксынудан һәм яңа чишелешләр эзләүдән туктый.
"Мондый балалар өчен хата җибәрү — теманы аңларга тырышырга кирәк дигән сигнал түгел, ә болай да нәзберек тышкы хуплау фундаментында торган үз-үзен бәяләүгә һөҗүм. Көтелгәннән түбәнрәк бәя алу куркынычы булган теләсә нинди хәл алар өчен стресс чыганагы булачак", – дип аңлатты Булгакова.
Балага хаталарга тыныч карарга ярдәм итәргә кирәк. Ата-аналарга һәм педагогларга баланы ярату һәм кабул итүнең билгеләргә бәйле булмавын күрсәтү мөһим. Моннан тыш, өлкәннәргә үз уңышсызлыклары турында сөйләргә һәм алар ярдәмендә нәрсәгә өйрәнгәннәрен аңлатырга кирәк.
Динар Кәлимуллин фотосы.