+17 °С
Облачно
Журналга язылу
Мин — укучы!
9 Сентября , 04:15

Тәртип өчен билге аттестатка йогынты ясыймы?

Бу мәсьәләгә Русия мәгариф министры җавап бирде.

Тәртип өчен билге аттестатка йогынты ясыймы?Тәртип өчен билге аттестатка йогынты ясыймы?
Тәртип өчен билге аттестатка йогынты ясыймы?

Русия мәгариф министры Сергей Кравцов мәктәпләрдә тәртип өчен куела торган билгенең аттестатка йогынты ясавына ачыклык кертте. Бу хакта "ТАСС" хәбәр итә. 

Ведомство башлыгы белдерүенчә, илнең кайбер мәктәпләрендә 2-8 сыйныф укучылары өчен пилот режимында кертелгән тәртип өчен билге агымдагы өлгерешкә, башлангыч аттестация һәм йомгаклау аттестациясенә йогынты ясамаячак.

Министр әйтүенчә, балаларның тәртибе укуларыннан аерым бәяләнәчәк. Тәртип өчен куелган билге өлгереш өчен агымдагы билгеләрдә, аттестациядә, шулай ук укучының аттестатында чагылыш тапмаячак. Укучыларның тәртибен бәяләү өчен конкрет критерийләр булдырылган.

Алар арасында – мәктәп кагыйдәләрен үтәү, балаларның яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралашу нормалары, шулай ук тәртипнең хокукка каршы килмәве.

Элегрәк хәбәр итүебезчә, Башкортстанның 10 мәктәбендә 1 сентябрьдән укучыларның тәртибе өчен билгеләр куя башладылар. Сынау проекты 2-8 сыйныф укучыларын колачлаячак.
Укучының тәртибен бәяләүнең өч варианты бар: үрнәк, рөхсәт ителә торган һәм ярамый торган. 

Сынау проектында Уфаның 79, 104, 105нче мәктәпләре, республиканың 1 һәм 2 нче полилингваль гимназияләре, шулай ук Стәрлетамакның 1, 2, 32нче мәктәпләре, 4нче гимназия һәм 1нче лицей катнаша.

Динар Кәлимуллин фотосы. 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас