

Бүген башкаланың "Торатау" Конгресс-холлында "Атайсал" V республика форумы бара. Иртә белән дистәләгән мәйданчыкта секцияләр эше башланды. Шәһәр-районнардан килгән делегация вәкилләре аларда проектлар белән таныша, фикер алыша, тәкъдимнәр кертә.
“Тамыр йолдызлары” дип исемләнгән мәйданчыкта "Тамыр" балалар һәм үсмерләр телеканалының интерактив мәйданчыгы эшләде. Бирегә республикабызның төрле районнарыннан үзләрен мәктәп телевидениесендә сынап караган кызлар һәм егетләр җыелды. Аларның күпләре үзләре яшәгән төбәкләрдә яшь хәбәрчеләр, режиссерлар, телеоператорлар буларак танылып өлгергән. Республика күләмендә узган әһәмиятле чарада Әлшәй районы Раевка авылы гимназиясенең “Гимназия ТВ” студиясендә шөгыльләнүче кызлар – 8нче сыйныф укучылары Ләйлә Камалетдинова һәм Светлана Байтурина да катнашты.
“Безнең гимназиядә телевидение күптәннән эшләп килә. 2023 елда укучыларыбыз мәктәп инициатив бюджеты конкурсында катнашып, грант отты. Грант акчасына кирәкле аппаратура, җиһазлар сатып алдык. Моңа кадәр үз телефоннарына видеолар төшерсәләр, хәзер укучыларның сыйфатлы техника ярдәмендә кызыклы сюжетлар, тапшырулар әзерләү мөмкинлеге зур, — ди “Гимназия ТВ” студиясе җитәкчесе Айгөл Фәнвил кызы Камалетдинова. — Студиядә унбишләп сәләтле, актив укучы шөгыльләнә. Безнең команда мәктәптәге, шулай ук район күләмендә узган чараларга барып, сюжетлар төшерә, монтажлый, репортажлар әзерли. Алар мәктәп тормышын башка күзлектән чыгып, кызыклы һәм мавыктыргыч итеп ачарга өйрәнә. Үзләре әзерләгән репортажларны социаль челтәрләргә урнаштыра, мессенджерлар аша тарата. Тележурналистика, видео, тавыш, фотоларны эшкәртү нигезләрен бик теләп һәм кызыксынып өйрәнәләр. Чынлыкта, мәктәп телевидениесенең әһәмияте бик зур. Бу проект укучыларда һөнәри сыйфатлар гына түгел, хәзерге заман яшьләре өчен бик кирәкле сыйфатлар тәрбияли. Бүгенге форум укучыларым өчен тәҗрибә туплау, аралашу, яңалыклар белән танышу, дуслар, фикердәшләр табу җәһәтеннән бик файдалы.
Әйткәндәй, "Тамыр" телеканалының интерактив мәйданчыгында бүген иң яхшы телепроектка бәйге оештырылды. Тугыз җыелма команда арасында көч сынашучы бишенче командадагы яшьләр, “Район Батыр” проектын тәкъдим итеп, җиңү яулады. Башкортстанның гүзәл урыннары белән танышуга багышланган телепроект иң уңышлысы дип табылды. Җыелма команда составында Раевка гимназиясе укучыларының да булуы, белем учагындагы телевидение эшчәнлегенең уңышлы, нәтиҗәле булуын тагын бер тапкыр раслый.
Автор фотосы.