

“Балачак планетасы” – Стәрлетамак районы Олы Куганак авылындагы Балалар иҗат йорты каршында эшләп килүче телестудия. "Атайсал" V республика форумында катнашучылар арасында аларның чыгышы иң чагуы булды. Менә кайда ул коеп куйган тележурналистлар! Студиянең йолдызлары – Сабина Хәбибуллина, Зарина Газиева һәм Ясминә Сайгафарованың чыгышын форумда катнашучылар тын калып күзәтте, ә соңыннан шау-гөр килеп сораулар яудырды. Бу фикерне “Тамыр” балалар һәм үсмерләр телеканалының баш режиссеры Адель Сөнәргулова да билгеләде.
“Балачак планетасы” – югары категорияле укытучы, талантлы, креатив остаз Рәсил Камил улы Фазыловның авторлык проекты. Студия ачылуга әле нибары өч ел. Шуңа карамастан, Стәрлетамак районының яшь журналистлары һәм телевидение алып баручылары талант, үҗәтлек һәм кыю идеяләрнең зур җиңүләргә китерергә сәләтле булуын исбатлап та өлгергән. Алар ил йөрәге – Мәскәүдән җиңү белән кайтканнар, чын профессионаллардан югары бәягә лаек булганнар.
– Күптән түгел генә Мәскәүдән, “ВКЛЮЧАЙСЯ! XXI Бөтенрусия фестиваленнән, җиңү белән кайттык. Безнең "Әни, мин үзем. Экстремаль көнкүреш" («Мам, я сам. Экстремальный быт» ) проекты 1нче урынны яулады. Бүген без "Атайсал" V республика форумында зур җиңү китергән сюжетыбызны тәкъдим итәбез. Безнең чыгыш башкаларга да илһам, кыюлык, яңа идеяләр бирсен! – диде “Әллүки”челәргә Рәсил Камил улы.
Әнә шундый янып эшләүче, вакыт белән исәпләшмәүче остазлар балаларның хыялларына канат куя, уңышларга әйди дә инде!
Автор фотосы.