+12 °С
Облачно
Журналга язылу
Мин — укучы!
14 Сентября , 08:55

Сүз сөйләү — зур осталык!

Бик кирәкле бу осталыкка өйрәнеп буламы? Бу уңайдан кызлар һәм малайларга берничә киңәш.

Сүз сөйләү — зур осталык!Сүз сөйләү — зур осталык!
Сүз сөйләү — зур осталык!

Сөйли белмәснең сүзе — үтмәс пычакның үзе, дип юкка гына әйтмидер халык. Сүз сөйләү — һөнәр, сөйли белмәгән — үләр, дигән әйтемне дә ишеткәнегез бардыр, мөгаен. Матур итеп сөйләшә белү — үзе бер талант ул! Аның өчен ни эшләргә кирәк соң? Бик кирәкле бу осталыкка өйрәнеп буламы? Бу уңайдан кызлар һәм малайларга берничә киңәш.

  1. Көн дә бер яңа сүз өйрәнегез. Истә калдырыр өчен нәрсә аңлатуын, кайсы өлкә термины икәнен укыгыз, мөмкин булса, сурәтен карагыз.
  2. Сөйләшкәндә эмоциягезгә игътибар итегез. Тавыш һәм эмоциягез ярдәмендә төп фикерегезне тыңлаучыларга җиткерә алсагыз, сине исләрендә калдырачаклар.
  3. Оратор ролен үз өстегезгә алыгыз. Ни өчен кеше зур аудиторияләр алдында чыгыш ясарга курка? Чөнки үз-үзенә ышанмый. Шушы кимчелегеңне бетерү өчен кечкенә текст әзерләп алыгыз һәм шул текстны көзге алдына басып сөйләгез, туганнар алдында сөйләсәгез дә була. Сыйныфта ешрак чыгыш ясарга тырышыгыз. Шулай итеп үз-үзеңә ышаныч артыр.
  4. Интонация өстендә эшләгез. Бер үк текстны төрле интонация белән кычкырып укыгыз: эшлекле, уен формасында, шат тавыш белән, яки усал итеп. Шул вакытта хаталар да күренә башлый. Төрле паразит сүзләр төшеп кала.
  5. Бөек ораторларны тыңлагыз. Аларның чыгышларына анализ ясагыз.

Динар Кәлимуллин фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас