

Күмертау шәһәреннән 6нчы сыйныф укучысы Әнвәр Вахитов бүген республика Башлыгының эш кабинетында булган. Бу хакта Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә язды.
“Күмертау шәһәреннән 6нчы сыйныф укучысы Әнвәр Вахитов белән быел Уфада узган Бөтенрусия балалар фольклориадасында таныштык. Ул безнең республиканы бик яхшы тәкъдим итте, – дип язган Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә. – Әнвәр – күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче бик талантлы егет, җырлый, курай һәм кубызда уйный. Ә тагын ул минем эш кабинетымда кунакта булырга хыялланган, һәм бүген мин аны экскурсиягә чакырдым.
Мин моны болай гына эшләмим. Бу очрашуларны безнең һөнәри юнәлеш бирү буенча зур эшебезнең бер өлеше дип санарга була. Мондый балалар – республиканың киләчәге. Вакыт узу белән Әнвәрнең дә Башкортстан командасының бер өлеше булырга теләвенә шат булачакмын, – дип язды Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru