

15 сентябрьдә, Үлчәүләр бердәмлеген тәэмин итү дәүләт системасы көнендә, Башкортстанда Бөтенрусия метрология дәресе үтте. Чара А.М. Моратшин исемендәге Стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар үзәге базасында узды. Дәрестә Уфаның 96нчы лицее укучылары катнашты.
Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры урынбасары — сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев билгеләп үткәнчә, бүген Уфада мәктәп укучылары беренче тапкыр алган метролог аттестаты — ул истәлекле документ кына түгел, ә укучыларның беренче тапкыр һөнәри чыныгу алу нәтиҗәсе.
Быел дәрес форматы яңа дәрәҗәгә чыкты: лекцияләр урынына укучылар интерактив метрологик квест үтте, анда алар практикада экспертлар ролен сынап карады һәм һөнәри җиһазларда чын үлчәү операцияләрен башкарды.
Квест нәтиҗәләре буенча һәр катнашучыга метролог аттестаты тапшырылды — Русиядә мәктәп елларында һөнәр нигезләрен үзләштерүне раслый торган беренче документ.
«Аттестат мәктәп укучысы карьерасында беренче һөнәри документ булачак", - дип ассызыклый “Росстандарт”ның метрологик белем бирү кластеры кураторы Мәликә Шәкүрова.
Фото: pravitelstvorb.ru