

Мәләвез шәһәрендә укытучыга һәйкәл ачылды. Мәләвез районы башлыгы Зәбир Габдуллин әйтүенчә, монумент “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль проекты кысаларында төзекләндерелгән аллеяда урын алган. Башлангычны педагогик хезмәт ветераннары тәкъдим иткән, аны районның бөтен укытучылар җәмгыяте хуплаган.
Һәйкәл классик костюм кигән, кулына папка тоткан укытучы статуясыннан һәм стеладан тора. Стелага урыс һәм башкорт әдәбияты классиклары Николай Некрасов һәм Мостай Кәрим шигырьләреннән өзекләр язылган.
Педагогик хезмәт ветераннары һәйкәл янында киләчәк буыннарга юллама язылган вакыт капсуласын урнаштырды. Капсуланы 2050 елда ачачаклар.
Фото: "Башинформ"