

Мәскәү урта мәктәбендә волонтерлык хәрәкәте актив эшли. Шушы көннәрдә директорының тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Наилә Назарова һәм Әнгәсәк мәктәбе директоры киңәшчесе Лариса Гайсина 5 сыйныф укучылары белән яугирләр өчен коры аш әзерләгәннәр. Ул коры токмач, суган, сарымсак, кишер, тәмләткечләр, лавр яфрагы кебек ингредиентлардан тора. Кызлар һәм малайлар катнашманы бүлеп, зип‑пакетларга салганнар.
Ил тынычлыгы өчен көрәшүче абыйлар, әтиләр өчен күңел биреп, тырышып әзерләнгән сый тәмле, хуш исле килеп чыккан. Балалар аны үзләре әзерләп, татып та караганнар. Катнашманы кайнар суга саласың, 10 минут көтәсең һәм аш әзер дә була. Тиз дә, тәмле дә!
Мәктәп укучылары һәм аларның остазлары әзерләгән посылка Дүртөйле районының Волонтерлар штабы аша алгы сызыкка җибәреләчәк. Бу кечкенә игътибар билгесе махсус хәрби операциядә катнашучыларга өй җылысын җиткерсен һәм аларны туган якта сагынып көтүләре искә төшерсен!
Фото: мәктәп сайтыннан