

Яхшы билгеләр өчен акча бирү укуны бүләкләү артыннан кууга китерәчәк, дип кисәткән психолог Андрей Зберовский. Бу хакта ул "Вечерняя Москва" белән әңгәмәдә сөйләгән.
Аның сүзләренчә, яшы билге өчен әти-әнисеннән акча алучы укучы белемгә азрак игътибар биреп, күчерү һәм шпаргалкаларга мөрәҗәгать итүгә күчә ала.
"Ә гаиләдә балаларның вөҗданы да, намусы да, үзара теләктәшлек тә булуы кирәк. Яхшы билгеләр өчен акча булганда болар барысы да юкка чыга”, - дип белдергән психолог.
Шул ук вакытта ул матди бүләкләүне бөтенләй үк кире какмый. Акчалата премия урынына бүләк сайларга була.
Бюджетка укырга керү өчен яки университеттагы уңышлар өчен түләүләрне психолог мөмкин дип саный, ләкин монда да ярдәмне бары тик акчага гына калдырмаска киңәш итә.
Балага алган белемнәрнең ни өчен кирәк булачагын аңлату мөһимрәк. Алар белем алуны дәвам итәргә, һөнәр үзләштерергә һәм алга таба акча эшләргә ярдәм итәчәк. Якыннарыңа ярдәм итү мөмкинлеге турында аерым сөйләргә кирәк: гаилә кыйммәтләре шәхси файда гына түгел, ә гомум җаваплылыкны күз уңында тота, дип йомгаклаган эксперт.
Автор фотосы.