+10 °С
Облачно
Журналга язылу
Мин — укучы!
26 Сентября , 04:15

Яңа уку елына – “Әллүки” белән!

Дүртөйле районы Мәскәү урта мәктәбенең 100дән артык укучысы өчен дә кызыклы һәм мавыктыргыч мәктәп тормышы башланды.

Яңа уку елына – “Әллүки” белән!Яңа уку елына – “Әллүки” белән!
Яңа уку елына – “Әллүки” белән!

Белем көнендә республикада 502 мең укучы мәктәпкә укырга керде, аларның 41 меңе беренче тапкыр парта артына утырды. Кыңгырау чыңлау белән Дүртөйле районы Мәскәү урта мәктәбенең 100дән артык укучысы өчен дә кызыклы һәм мавыктыргыч мәктәп тормышы башланды.  Башлангыч сыйныф укучыларын  якты, матур һәм уңайлы сыйныф бүлмәләрендә яраткан укытучылары – Ирина Шакирова, Рәфидә Гыймалетдинова, Зилә Князева каршы алды.

– Яңа уку елын яхшы кәеф һәм кыю максатлар белән башлап җибәрдек.  Безнең укучыларыбыз үзләрен укуда, спортта, җыр-биюдә яхшы яктан күрсәтә, ярышларда, конкурсларда уңышлар яулый. Аларның һәркайсы мактауга лаек, – ди горурланып остазлары.

Яңа уку елыннан Мәскәү мәктәбе укучылары безнең дуслар  сафында. Аларның һәркайсының кулында “Әллүки” журналы булуы безнең өчен дә зур сөенеч!

 

Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас