

1 октябрьдә, Халыкара өлкәннәр көнендә, Шамонино мәктәбе коридорлары үзенә бертөрле ямь, җыр-моң һәм ихлас рәхмәт хисләре белән тулды. Өлкән буынга багышланган бәйрәм чын гаилә тантанасына әверелде.
“Әбиемнең сандыгы” дип аталган чара “Бәрдәмлек: Халыклар, гаилә һәм мәгърифәт бердәмлеге” проектын тормышка ашыру кысаларында узды. “Белем” Русия җәмгыяте“ Бөтенрусия иҗтимагый-агарту оешмасының грант ярдәме белән укучыларга да, аларның иң акыллы остазларына да бәйрәм бүләк итү мөмкинлеге барлыкка килде.
Кунакларга сәламләү сүзе һәм иҗади бүләк белән 8 А сыйныфы укучылары чыгыш ясады.
Очрашуның төп кунаклары ак инәйләр – хөрмәтле дәү әниләр булды. Алар укучылар алдында үзләренең кадерле сандыкларын ачтылар. Аларда алтын һәм кыйммәтле әйберләр юк, әмма бәясе акча белән генә бәяләрлек түгел. Анда йөрәк хәтере белән үлчәнә торган әйберләр сакланган.
Әбиләрнең сандыгында ниләр бар? Берсендә – әбекәйнең әнисе теккән янчык, икенчесендә – буыннан-буынга тапшырылган истәлекле әйберләр, өченчесендә киленгә борынгы бүләк саклана, яңа гаиләгә кабул итү символы ул.
Сандыктагы һәр әйбер – мирас, традицияләр һәм вакытларның өзелмәс бәйләнеше. Балалар, халыкның зур тарихы нәкъ менә шундый әйберләрдә булуын аңлап, бу тере тарих турында тын калып тыңладылар. Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары арасында Уфа шәһәренең Хатын-кызлар советы вәкилләре дә булды. Алар арасында социаль партнерлык комиссиясе рәисе Римма Таһир кызы, шулай ук “СВОда катнашучыларның әниләре һәм хатыннары белән эшләү” комиссиясенең җирле бүлекчәсе рәисе урынбасары Мария Заркумовна һәм Наилә Наил кызы да катнашты.
Бәйрәм ахырында барысы бергә “Наза” уенын уйнады.
Фотолар мәктәп сайтыннан.