Мин — укучы!
4 Октября , 07:55

Балаларга күрсәтергә кирәкле фильмнар ачыкланды

Ә сез нинди кинофильмнар карарга киңәш итәсез?

title
Балаларга күрсәтергә кирәкле фильмнар ачыкландыБалаларга күрсәтергә кирәкле фильмнар ачыкланды
Балаларга күрсәтергә кирәкле фильмнар ачыкланды

"Приключения Буратино», «Тимур и его команда» һәм «Чучело»ны замана балаларына күрсәтергә кирәкле фильмнар дип атаганнар. Бу «Мосфильм. Алтын коллекция » телеканалы социаль челтәрләрдә үткәргән сораштырудан билгеле булды. Аның нәтиҗәләре ТАСС карамагында бар.

Сораштыру мәгълүматлары буенча, 7 яшькә кадәрге балалар өчен тамашачылар ешрак « Приключения Буратино» (15%), «Морозко» (12%) һәм «Автомобиль, скрипка и собака Клякса» (9%) фильмнарын сайлаганнар. 7 яшьтән 12 яшькә кадәрге тамашачылар өчен лидерлар өчлегенә «Тимур и его команда » (22%), «Про Красную шапочку» (18%) һәм «Приключения Электроника» (17%) кергән.

12 яшьтән 15 яшькә кадәрге балалар өчен ешрак «Чучело» (19%), «Вам и не снилось» (16%) и «В бой идут одни “старики” (14%) фильмнарын сайлаганнар.

15 яшьтән 18 яшькә кадәрге үсмерләр өчен сораштыруда катнашучылар “Офицеры ” (26%), “А зори здесь тихие…” (22%) ёщм “Курьер” (18%) фильмнарын атаганнар.

Сораштыруда 1 025 кеше катнашкан.

 

Фото: resizer.mail.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас