+1 °С
Облачно
Журналга язылу
Мин — укучы!
5 Октября , 11:50

Елмаеп дәрескә керүен көтеп алабыз!

Бүген редакциябез почтасына укытучыларына рәхмәтле укучылардан хатлар килә. 

title
Елмаеп дәрескә керүен көтеп алабыз!Елмаеп дәрескә керүен көтеп алабыз!
Елмаеп дәрескә керүен көтеп алабыз!

Без һәр көн иртән укытучы апабызның елмаеп дәрескә килеп керүен көтеп алабыз. Минем яраткан укытучым – Әлфинә Равил кызы Кәримова. Шат күңелле, һәркайсыбызга игътибарлы ул. Безне төрле ярышларга, конкурсларга әзерли. Призлы урыннар алгач, бергәләп шатланабыз. Без сыйныф белән экскурсияләргә, сәяхәтләргә дә еш йөрибез.

Әлфинә апабыз матур җырлый, бии, безне дә өйрәтә. Шундый шәп укытучы апабыз булуга без бик бәхетле! 

Әлфинә Равил кызына ныклы сәламәтлек, зур уңышлар телибез!

Латифа УСМАНОВА,

3нче сыйныф.

Куергазы районының Абдул мәктәбе.

Автор фотосы. 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас