+1 °С
Облачно


Минем укытучым – Зарима Рафик кызы Дибаева. Беренче тапкыр мәктәпкә килгән көнне ул миңа бик таләпчән булып тоелды. Ә бүген ул минем өчен әнием кебек ягымлы, изге күңелле укытучы! Без укытучыбызны сыйныфыбыз белән яратабыз. Ул безне укырга һәм язарга гына түгел, пөхтә, тәртипле, дус булырга да өйрәтә.
Диана МӨНӘСЫЙПОВА,
2 В сыйныфы.
Уфаның 84нче Татар гимназиясе.
Автор фотосы.