

Агымдагы уку елында Русия укучыларының көзге каникуллары соңгы 10 елда иң озыны булачак. Русия Мәгариф министрлыгында билгеләүләренчә, 2026-27 уку елында көзге каникуллар 12 көн дәвам итәчәк.
Мәгариф министрлыгы аларны 26 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр уздырырга киңәш итә. 11 ял көненә шулай ук 4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне дә өстәләчәк, ул эшләми торган бәйрәм көне булып санала.
Кышкы каникуллар 11 көн дәвам итәчәк. Укучылар 2026 елның 31 декабреннән ял итә башлаячаклар һәм 2027 елның 10 гыйнварында янә укырга киләчәкләр.
Автор фотосы.