+10 °С
Облачно
Журналга язылу
Мин — укучы!
13 Октября , 06:50

Азалия – икеләтә стипендиат!

Дүртөйле районының Иванай мәктәбендә укучы сәләтле дустыбыз матур уңышлар яулый.

Добавить в предпочтительные источники Google
Азалия – икеләтә стипендиат!Азалия – икеләтә стипендиат!
Азалия – икеләтә стипендиат!

Башкортстан – сәләтле балалалар үсеп килүче төбәк. Республикада укуда, спортта, җыр-бию өлкәсендә уңышка ирешүче балалар бихисап. “Әллүки” балалар журналы да аларны танытуга зур көч сала. Төбәкнең талантлы кызлары һәм малайлары безнең журналның һәр санында тышлыкны бизи.

“Әллүки”нең июнь санында Дүртөйле районының Иванай мәктәбендә укучы сәләтле дустыбыз Азалия Галиева белән таныштырган идек. Талантлы кыз Дүртөйле музыка мәктәбенең фортепиано сыйныфында укый.  Ике ел эчендә Азалия күпсанлы дәрәҗәле конкурларда җиңүләргә ирешкән. Республика, Бөтенрусия һәм халыкара конкурс-фестивальләрендә зур осталык күрсәтеп, I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган.

Быел Азалиянең матур уңышлары тагын да артты. Күптән түгел сәләтле дустыбызның тормышында берничә шатлыклы вакыйга булды. Азалия 2026-2027 уку елында республика Башлыгы һәм Дүртөйле районы хакимияте башлыгы стипендияләренә лаек булды. Әлеге югары бүләкләр укудагы зур уңышлар һәм югары иҗади казанышлар өчен бирелә.

Башкортстан Республикасы көнендә Дүртөйле шәһәрендә узган тантаналы чарада  район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов Азалиягә стипендиат дипломын тапшырган. Бу дулкынландыргыч мизгелдә яшь дустыбызның шатлыгын музыка мәктәбе директоры Светлана Баянова, укытучысы Светлана Кадыйрова һәм әти-әниләре дә бүлеште.

Әлбәттә, бу җиңү Азалиянең педагогы Светлана Флүр кызының сизгер җитәкчелегеннән һәм зур хезмәтеннән башка мөмкин булмас иде. Педагог кечкенә кызда музыкаль талантны күрә алган һәм үзенең һөнәри осталыгы, сабырлыгы һәм ышанычы белән аңа ачылырга ярдәм иткән.

Талантлы дустыбызны матур уңышлары белән котлыйбыз! Илһам, яңа җиңүләр һәм иҗади үрләр телибез!

Фото гаилә архивыннан.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас