+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
5 декабрь 2018, 18:37

Җиңүләрне кыю яулый Карина!

“Әллүки”нең кунагы — Уфа шәһәренең сәләтле кызы 11 яшьлек Карина Ситдыйкова. Ул башкаланың 157нче мәктәбендә 5нче сыйныфта укый. Карина әти-әнисенең дә, мәктәпнең дә горурлыгы. Ул гел “бишле” билгеләренә генә укый. Инглиз телен, математиканы ярата. Төрле олимпиадаларда актив катнаша. Шахмат уйнарга да оста. Аның “Караидел елгасы суының сыйфаты” исемле фәнни хезмәте Бөтенрусия һәм район конкурсларында җиңүче булды. Карина спортта да уңышлар яулый. Гастелло исемендәге спорт клубында 5 ел гимнастика белән шөгыльләнә. Бөтенрусия, республика күләмендә үткән ярышларда ел саен призлы урыннар яулый. Әйтик, узган ел ил күләмендә Казанда уздырылган ярышларда призлы урыннар яулаган. Күпсанлы кубоклар, грамоталарга ия. — Карина кечкенәдән кызыксынучан. Укуга бик җаваплы карый, олыларча фикерли. Аралашучан, белем алуга омтылучан бала. Сеңлесе Элина өчен үрнәк ул! — ди әнисе Альбина Марат кызы.Яшь дустыбыз киләчәктә халыкара икътисадчы һөнәрен сайламакчы. Ә без исә тырыш кызның кем генә булса да, уңышларга ирешүенә шикләнмибез дә!

“Әллүки”нең кунагы — Уфа шәһәренең сәләтле кызы 11 яшьлек Карина Ситдыйкова. Ул башкаланың 157нче мәктәбендә 5нче сыйныфта укый. Карина әти-әнисенең дә, мәктәпнең дә горурлыгы. Ул гел “бишле” билгеләренә генә укый. Инглиз телен, математиканы ярата. Төрле олимпиадаларда актив катнаша. Шахмат уйнарга да оста. Аның “Караидел елгасы суының сыйфаты” исемле фәнни хезмәте Бөтенрусия һәм район конкурсларында җиңүче булды.
Карина спортта да уңышлар яулый. Гастелло исемендәге спорт клубында 5 ел гимнастика белән шөгыльләнә. Бөтенрусия, республика күләмендә үткән ярышларда ел саен призлы урыннар яулый. Әйтик, узган ел ил күләмендә Казанда уздырылган ярышларда призлы урыннар яулаган. Күпсанлы кубоклар, грамоталарга ия. — Карина кечкенәдән кызыксынучан. Укуга бик җаваплы карый, олыларча фикерли. Аралашучан, белем алуга омтылучан бала. Сеңлесе Элина өчен үрнәк ул! — ди әнисе Альбина Марат кызы.
Яшь дустыбыз киләчәктә халыкара икътисадчы һөнәрен сайламакчы. Ә без исә тырыш кызның кем генә булса да, уңышларга ирешүенә шикләнмибез дә!
Читайте нас: