+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
6 декабрь 2018, 18:47

Роберт абый — безнең шагыйрь!

Дуслар, сезнең арада күңел кылларын тибрәтерлек, җиңел һәм хисле итеп шигырь сөйли белүчеләр бармы? Бүздәк районының Әмир мәктәбе укучысы Дарина Ергизова нәкъ шундый. Сәләтле кыз шигырь укыганда, әйтерсең дә тирә якка төсле-төсле күбәләкләр тарала.7нчы сыйныфта яхшы билгеләргә генә укучы Дарина кечкенәдән шигърияткә гашыйк. Ул бигрәк тә Роберт Миңнуллин иҗатын ярата. Сәләтле кыз аның шигырьләрен яттан сөйләп, күп кенә бәйгеләрдә, хәтта ике ел рәттән республика күләмендә үткән “Тукай моңнары” конкурсы җиңүчесе булган. — Безнең өйдә шагыйрьнең китаплары бик күп. Алар күп укудан чуарланып, теткәләнеп беткән. Чөнки әнием — татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Нинди генә шигырь кирәк булса да, Роберт абыйның китапларына үрелә. Алар минем дә иң яраткан китапларым!— ди Дарина. Яшь дустыбызның әнисе Ирина Фларит балалар күңеленә ана теленә мәхәббәт орлыклары салучы талантлы укытучы. Татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы” конкурсы финалисты да ул. Ирина һәм Раил Ергизовларның өч кызлары да саф татар телендә сөйләшә, милли йолаларыбыз, мәдәниятыбыз белән танышып үсә. — Без гаилә белән Уфадагы мәдәни чараларга, спектакль-концертларга еш киләбез. Бигрәк тә Роберт Миңнуллин катнашкан чараларны көтеп алабыз, — ди Ирина ханым.

Дуслар, сезнең арада күңел кылларын тибрәтерлек, җиңел һәм хисле итеп шигырь сөйли белүчеләр бармы? Бүздәк районының Әмир мәктәбе укучысы Дарина Ергизова нәкъ шундый. Сәләтле кыз шигырь укыганда, әйтерсең дә тирә якка төсле-төсле күбәләкләр тарала.
7нчы сыйныфта яхшы билгеләргә генә укучы Дарина кечкенәдән шигърияткә гашыйк. Ул бигрәк тә Роберт Миңнуллин иҗатын ярата. Сәләтле кыз аның шигырьләрен яттан сөйләп, күп кенә бәйгеләрдә, хәтта ике ел рәттән республика күләмендә үткән “Тукай моңнары” конкурсы җиңүчесе булган.
— Безнең өйдә шагыйрьнең китаплары бик күп. Алар күп укудан чуарланып, теткәләнеп беткән. Чөнки әнием — татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Нинди генә шигырь кирәк булса да, Роберт абыйның китапларына үрелә. Алар минем дә иң яраткан китапларым!— ди Дарина.
Яшь дустыбызның әнисе Ирина Фларит балалар күңеленә ана теленә мәхәббәт орлыклары салучы талантлы укытучы. Татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы” конкурсы финалисты да ул. Ирина һәм Раил Ергизовларның өч кызлары да саф татар телендә сөйләшә, милли йолаларыбыз, мәдәниятыбыз белән танышып үсә.
— Без гаилә белән Уфадагы мәдәни чараларга, спектакль-концертларга еш киләбез. Бигрәк тә Роберт Миңнуллин катнашкан чараларны көтеп алабыз, — ди Ирина ханым.
Читайте нас: