+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
5 февраль 2019, 19:28

Ут чаткысы кебек җитез ул!

Бүздәкнең 1нче мәктәбе укучысы Румиль Фәзул­линның җитезлегенә, үткерлегенә хәйран калырлык.

Уку алдынгысы да, нәфис сүз остасы да, спортчы да ул. Барлык фәннәрдән “бишле”гә өлгәшә. 6 сыйныфта гына укыса да, яулаган Мактау грамоталары, дипломнары бер кочак инде. Менә монысы – узган уку елында “Тукай моңнары”нда җиңгәне, ә монысы “Вәлиди укулары”нда фәнни-тикшеренү эше өчен икенче дәрәҗә диплом.
Мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары, туган телләр укытучысы Зилә Мостафина да укучысы белән горурланып:
– Бар яктан да сәләтле егет үсеп килүенә сөенәбез. Румиль – яхшы оештыручы, мәктәптәге чараларны оста алып бара, күңелгә үтеп керерлек итеп шигырьләр укый. Футбол түгәрәгенә йөри, район күләмендәге ярышларда команда составында катнаша, – диде.
Әнә шундый булдыклы егетнең әти-әнисе – Илмир Фәрит улы белән Эльвира Нур кызы да актив, җитез, уңган кешеләр. Зәки Вәлиди иҗаты белән кызыксынучы улларына бөек шәхеснең Ишембайдагы музеен күрсәтүләре генә дә мактауга лаек!
Сәхнәдә үзен иркен тотучы Румиль үскәч кем булырга хыяллана, дисезме? Юк ла, артист түгел! “Хәрби буласым килә!” – ди ул. Ә без ут чаткысы кебек яшь дустыбызның энесе Равил өчен үрнәкле абый булачагына шикләнмибез дә!
Юлия ТӨХБӘТУЛЛИНА.
Читайте нас: