+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
10 апрель 2019, 12:48

Сандугачлар көнләшерлек моңлы тавышларыңа!

Дуслар, сезнең каршыда Дүртөйле шәһәренең талантлы кызчыгы — Риана Хәлиуллина.

Нәни йолдыз
Дуслар, сезнең каршыда Дүртөйле шәһәренең талантлы кызчыгы — Риана Хәлиуллина. Ул 3нче гимназиянең 1нче сыйныфында яхшы укый. Рәсем төшерергә, биергә һәм җырларга ярата. Бик матур, чиста, көчле тавыш иясе ул. Өстәвенә, мәртәбәле бәйгеләр җиңүчесе дә әле!
Риана 4 яшеннән музыка мәктәбенә йөри. Остазы Гөлнара Сәлимова җитәкчелегендә җыр сәнгатенең нечкәлекләренә өйрәнә. Риананың йолдызлы сәгате картәтисенең туган көненә “Уфтанма” җырын өйрәнүдән башлангандыр, мөгаен. Бу җырга клип төшереп, аны Дүртөйле телевидениесеннән дә күрсәткәннәр хәтта. Әнә шуннан кыз кыю адымнар белән республика бәйгеләренә чыга. Узган ел Риана өчен бигрәк тә уңышлы булган. Сәләтле кыз “Язгы тамчылар” республика конкурс-фестиваленең район этабында 1нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән. “Туган тел” каналының ике зур проектында көч сынаган. “Йолдызлы балачак” конкурсында Марат Шәйбәков белән бергә җырлау бәхетенә ирешсә, “Сәләт” халык иҗаты телевизион фестивалендә, лауреат исеме алган.
“Тырыш, үз дигәненә ирешә, сәхнәне бик ярата”, — ди кызлары турында әнисе Гөлнара һәм әтисе Радмир. Бертуган апасы Рената белән абыйсы Арслан, картәти-картәниләре дә гаиләдәге кечкенә йолдыз белән бик горурлана. Туган телендә, халык җырларын яратып башкаручы кызга карап, горурланмаслык та түгел шул! Киләчәктә дә милләтебезнең йөзек кашы бул, Риана!
Юлия ГЫЙЛЬВАНОВА.
Читайте нас: