+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
24 апрель 2019, 13:32

Җиңүләрне кыю яулый, Аделина!

Бүген “Әллүки”дә кунакта үтә дә кыю һәм талантлы кыз — Аделина Абдуллина.

Бүген “Әллүки”дә кунакта үтә дә кыю һәм талантлы кыз — Аделина Абдуллина. Әле балалар бакчасына гына йөрүенә карамастан, ул инде нәни йолдыз булып балкырга өлгергән.
Аделина татарча да, урысча да , инглизчә дә бик матур җырлый. Сәләтле кыз Юлия Валова җитәкчелегендәге вокал академиясендә шөгыльләнә. Уфаның зур сәхнәләрендә концертларда чыгыш ясарга, матур җиңүләр яуларга өлгергән ул. Русия күләмендәге “Караолька” балалар һәм үсмерләр чемпионатының III дәрәҗә лауреаты булган. “Тургай-3” конкурсында катнашып, “Туган тел” телеканалының меңләгән тамашачысын үзенә караткан кыз да әле!
Нәни Аделинаның актерлык осталыгы бөтенләй таң калдыра. 2016 елда кыз Евгения Машконың “Жизнь ангелов” фильмында, ә 2017дә “Ералаш” киножурналының өч чыгарылышында уйнаган. Мөлаем һәм үткер кызны телевизордан “Нурлы” квасы рекламасында да, “Family Club”, “Әниләр тарихы” журналларында да күрергә мөмкин.
Яшь дустыбызның һөнәрләре һәм кызыксынулары бик күп. Ул әле биергә, рәсем төшерергә, шахмат уйнарга, бассейнда йөзәргә ярата. Якыннарының, энесе Артурның чын-чынлап горурлыгы ул Аделина!
Ә без исә киләчәген балерина итеп күрүче яшь дустыбызга зур сәхнәнең якты йолдызы булып балкуын телибез!
Читайте нас: