+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
22 Май 2019, 13:04

Балтачның горурлыгы бул!

“Әллүки”нең янә бер якты йолдызчыгы белән таныш булыгыз, дуслар!

Сезнең каршыгызда — уку алдынгысы, җыр-бию остасы Сабира Шәйбәкова.
8 яшьлек Сабираның өлгерлегенә күзләр тимәсен! Ул Иске Балтачның 1нче мәктәбендә “5”ле билгеләренә генә өлгәшә. Олимпиадаларда
призлы урыннар яулый. Кечкенәдән җыр-бию яратучы кыз музыка мәктәбенең фортепиано, вокал сыйныфларында, “Зөлфия” үрнәкле-хореография ансамблендә шөгыльләнә. Әйткәндәй, апрель аенда бию коллективы “КИТ” халыкара конкурсында беренче дәрәҗә лауреат исемен яулаган.
Сабира өч телдә: татарча, башкортча, урысча бик матур җырлый. Мәктәп, район мәдәният сарае сәхнәсендә остарган кыз быел “Туган тел” телеканалының “Тургай” конкурсына килгән. Тиздән аның матур чыгышын үзегез дә күрерсез әле, дуслар!
Рәсем төшерергә, шашкада уйнарга, йөзәргә дә оста тырыш кыз. Йөзү дигәннән, узган ел мәктәпнең беренчеләре арасында үткән ярышта иң алдынгысы булган ул. Әти-әнисеннән матур тәрбия алып үсүче Сабираның Коръән сүрәләрен ятлавы, гарәп телен өйрәнергә омтылуы, кечкенәдән халкыбызның гореф-гадәтләрен ихтирам итеп үсүе соклануга лаек.
Югары уку йортын кызыл дипломга тәмамлаган абыйсы Альберт кебек юрист яисә апасы Гөлнара кебек яхшы теш табибы булырга уйлый яшь дустыбыз.
Нинди генә һөнәр сайласаң да, туган җиреңнең горурлыгы бул, Сабира!
Читайте нас: