+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
31 Май 2019, 16:44

Зур сәхнәләрне яулар, моңлы тавышлы Илнар!

Уфа районының Дорогино мәктәбендә сәләтле һәм тырыш укучылар белем ала. Алар тырышып укудан тыш, күптөрле түгәрәкләрдә шөгыльләнергә дә вакыт таба. Бүген сезне шундый сәләтле укучыларның берсе — Илнар Миңневәлиев белән таныштырабыз, дуслар.

Илнар 4нче сыйныфны бары тик “4”ле һәм “5”ле билгеләренә генә тәмамлаган. Ул рәсем төшерергә ярата, инглиз телен бик теләп өйрәнә. Уфа районы буенча уздырылган конкурста инглиз телендә оста итеп шигырь сөйләп, 2нче урын яулаган. Робот-техника белән дә кызыксына ул. Яшь техниклар бәйгесендә 3нче урын алган.
Илнар барыныннан да бигрәк җырларга ярата. Моңлы тавышлы малай мәктәптә, Уфа районында һәм башкалада оештырылган чараларда бик еш чыгыш ясый. Сәхнәдә 5 яшьлек сеңелесе Арина белән җырлавын тамашачылар аеруча җылы кабул итә.
Илнарның матур уңышлары турында тулырак “Әллүки” журналының июнь санында укырсыз.
Читайте нас: