+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
3 июнь 2019, 16:36

Русиядә иң көчлесе ул!

Октябрьскийда яшәүче 11 яшьлек Сергей Батяев зур җиңү яулаган.

Октябрьский шәһәрендә яшәүсе 11 яшьлек Сергей Батяев Русиядә иң көчле малай булып танылды. 4нче сыйныф укучы спорт белән дус. Күптән түгел ул "Русия мәктәп укучылары хәрәкәте көче" ярышларында җиңү яулаган.
Бәйгедә турникта берничә бирем үтәргә һәм бер минут эчендә күтәрелергә кирәк булган. Сережа Русиянең төрле төбәкләреннән килгән 300дән артык мәктәп укучысы арасында иң көчлесе булып чыккан.
Җиңүче якташыбыз белән истәлеккә "Матч-ТВ" телеканалының генеральный продюсеры Тина Канделаки да фотога төшкән һәм малайны җиңүе белән котлаган.
Читайте нас: