+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
28 июнь 2019, 17:17

Уфаның яшь уйлап табучысы кыйммәтле бүләк алган

Әмир корган робот органик чүп-чар җыя, аны биогумуска әйләндерә һәм басуга чыгара.

Уфаның яшь уйлап табучысы Әмир Ибраһимов Лего наборыннан күпфункцияле чүп-чар җыючы DustBot роботы корган.
Робот органик чүп-чар җыя, аны биогумуска әйләндерә һәм басуга чыгара. Шулай итеп ул басу җирләренең уңдырышлылыгын арттыра.
Лего Education компаниясе Әмирнең табышына уңай бәя биргән һәм талантлы малайга Мәскәүдән кыйммәтле бүләк тә җибәргән.
Әмир Ибраһимов Уфаның “Глобус” балалар иҗаты үзәгендә робот техникасы түгәрәгендә шөгыльләнә. Былтыр Бөтенрусия робот техникасы олимпиадасында ул беренче урын алды. Әмир уйлап тапкан робот бик күп эшләр башкара: электромагнитлы металл йомычканы җыя һәм калдыкларны аера, ультратавышлы датчик ярдәмендә чүп-чарны таба, аны махсус щетка белән җыеп чүп савытына сала. Хәтта робот һаваның чисталыгын да билгели ала икән.
Читайте нас: