+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
16 июль 2019, 19:28

Уйна әле гитараңны, кыллары чыңлап торсын!

Сәхнәнең тарту көчен ике яшендә үк татып өлгергән малайның кечкенә йөрәген якты хыял балкыта. Аның бик тә гитарада уйнарга өйрәнәсе килә!.. Хыял әти-әнисеннән бүләк булып чынга аша. Нәни бармаклар кылларын чеметүгә, тирә-якка серле моң тарала...

Уфаның 157нче мәктә­бендә укучы Идрис Исламов бар яклап та булдыра. Ул яхшы билге­ләргә генә укый. Тырыш малай­ның иң яраткан фәне – математика. “Миңа мәсьәләләр чишү бик ошый. Алар катлаулы булган саен кызыклырак”, – ди ул. Укудан тыш вакытларында шахмат, футбол түгәрәгенә йөри. Күңеленә аеруча якыны – гитарада уйнау, әлбәттә. Малайны кыллы уен коралы серләренә башкаланың “Содружество” иҗат үзәге педагогы Сергей Каретников өйрәтә. Яшь дустыбыз гитарада татар көйләрен уйнарга өйрәнүне үзенә максат итеп куйган.
Әтисе Илгизнең моңлы тавышын тыңлап үскән малайның милли көйләргә тартылмавы мөмкин дә түгел! Гүя әнисе Зөһрәнең калфагына чиккән сәйләннәре кебек Идриснең күңеленә дә иң матур сыйфатлар тезелә. Бертуган апалары үрнәк тә, терәк тә малайга. Кадрия – һөнәри җырчы, Фирүзә апасы рәсем остасы. Әйткәндәй, Исламовлар – күпсанлы спорт һәм иҗат бәйгеләрендә җиңүләр яулаган гаилә. 2014 елда алар, элек яшәгән Ямал-Ненец автономия округында, “Иң яхшы күпбалалы гаилә” исеменә лаек булып, бәйгедә Гран-при яулаган. Ата-анасы бердәм булса, балалары күркәм үсә дип юкка әйтмәгән шул борынгылар.
Читайте нас: