+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
30 август 2019, 00:55

Уфадан өч бала "Танцы" шоуда катнаша

Якташларыбызның чыгышларын телевизордан 1 сентябрь көнне күрсәтәчәкләр.

Уфадан өч укучы - Адель Шәйбәкова, Дамир Мәгасумов һәм Вика Редченко ТНТ телеканалының "ТАНЦЫ" шоу программасының махсус чыгарылышында катнашачак. Мәскәү продюсерлары меңләгән теләк белдерүчеләр арасыннан өч баланы сайлап алган.
13 яшьлек Дамир белән Адель - дуэт буларак, ә 8 яшьлек Вика соло бии. Алар өчесе дә 1нче сезон шоуда катнашкан Алена Гуменнаяда шөгыльләнә. Биюләрне дә балаларга ул өйрәткән.
- Мин камералар каршында беренчегә чыгыш ясыйм. Шоуны телевизордан күзәткәндә, кайбер нәтиҗәләр эшләдем. Минем үземне күрсәтәсем һәм текә хореографлар белән эшләп карыйсым килә. - ди Дамир.
Тапшыру эфирга 1 сентябрь көнне чыгачак.
Читайте нас: