Нурислам быел Кандра 2нче мәктәбенең 5 сыйныфына укырга бара. Яхшы билгеләргә генә өлгәшә. Дүрт ел инде музыка мәктәбенең баян сыйныфында шөгыльләнә. Әти-әнисе сәләтле малайга баянны Мәскәүдән үк кайтарткан. “Бигрәк тә халык көйләрен оста уйный”, — ди аның турында укытучысы Гөлмирә Подребинникова.
Айсылу быел беренче сыйныфка бара. Сәләтле кыз абыйсыннан һич калышмый. Укытучысы Светлана Кузьмина җитәкчелегендә фортепианода уйнау серләренә төшенә, җырга да әвәс.
Абыйлы-сеңелле Закировлар — бик күп дәрәҗәле конкурслар, республика, халыкара фестивальләр лауреатлары, дипломантлары. Әйтик, “Талант канатларында” халыкара фестивалендә Айсылу —
I дәрәҗә, Нурислам II дәрәҗә дипломга лаек булган.
— Бездә гаилә бәйрәмнәре бик матур үтә. Балалар җырлый, музыка коралларында уйный. Кечкенәбез Әдилә чәбәкәйләп, абый-апасына әледән үк кушылырга тора, — ди әниләре Алия ханым.
Балаларның җыр-моңга тартылуы әниләреннән килә, билгеле. Алия Фәрит кызы үзе дә музыка мәктәбенең вокал буенча тәҗрибәле укытучысы. Әтиләре Эльдар Эмур улы исә иҗади гаиләнең ныклы терәге. Музыка кораллары, костюмнар сатып алу, бәйгеләргә йөртү — балаларның һәр теләге әтиләрендә хуплау таба.
Җыр-моңга гашыйк гаиләдә үскән сабыйларның киләчәге дә якты булсын!