+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
18 сентябрь 2019, 18:34

Сәләтле дә, зирәк тә ул!

Биш яшьлек татар кызы Неля Төхвәтуллина Ярославль шәһәренең балалар бакчасында да, спорт мәктәбендә дә, гимнастика һәм рәсем сәнгатендә дә үзен “кече чемпион” итеп күрсәтте. Сәләтле кызның зур җиңүләре өчен алган бүләкләре дә күп.

— Неля бәләкәйдән откыр, сәләтле бала булып үсә, — ди әнисе Алия Юнир кызы. — Ике яшеннән саный белә. Өч яшендә иҗекләп укырга өйрәнде. Хәзер инде үзе белгәннәрне 3 яшьлек энесе Тимурга өйрәтә. Энесенә әкиятләр укый.
Неля балалар бакчасында оештырылган сурәт төшерү бәйгеләрендә һәрвакыт җиңүгә ирешә. Аның картиналарын күргәзмәгә куярлык, дип мактый тәрбиячеләре. Катлаулы гимнастика күнекмәләрен башкара алуы исә үзе шөгыльләнгән спорт мәктәбе өчен зур горурлык.
Энесе Тимурның да шөгыльләре аз түгел. Әтисе Ренат аны спорт уеннарына өйрәтә. Быел җәй, Уфада яшәүче дәү әтисе белән дәү әнисе янына кунакка кайткач, Тимур үзен шәп балыкчы итеп күрсәткән.
Кечкенә булуына карамас-
тан, Неля татар, урыс, инглиз телләрендә иркен сөйләшә. “Үскәч укытучы булырга телим”, — ди ул. Ә без кечкенәдән тырыш кызның теләге һичшиксез тормышка ашуына ышанабыз!
Али СӘЙФУЛЛИН.
Читайте нас: