+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
23 сентябрь 2019, 19:06

Арслан — “Сестренка”да төп герой

Мостай Кәримнең “Безнең өйнең яме” повесте буенча төшерелгән фильмның премьерасы узды.

Мостай Кәримнең “Безнең өйнең яме” повесте буенча төшерелгән фильмның премьерасы узды.
Русиядә Мостай Кәримнең “Безнең өйнең яме” повесте буенча “Сестренка” нәфис фильмы прокатка чыкты. 22 сентябрьдә Уфада “Башкортстан” дәүләт концертлар залында аның премьерасы узды. Чара Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган иде. Фильмны республика Башлыгы Радий Хәбиров та карады.
Фильмда төп рольләрнең берсен — Җәмилне Уфаның Дим бистәсендәге 161нче лицееның беренче сыйныф укучысы Арслан Крымчурин уйнады.
Арсланга уку җиңел бирелә. Ул математика фәнен ярата, яңа дуслары күп булуына шатлана. Аның куелган тавышыннан һәм бик игътибарлы булуыннан актерлыгы чагылып тора. Арсланның әнисе Гүзәл әйтүенчә, ул һәрвакыт шундый җитди. Кинода уйнарга күптән хыялланган. “Сестренка” фильмындагы Җәмил роле — малайның зур юлдагы беренче адымы. Һәм ул уңышлы булуы белән сөендерә.
Хәер, малайның таланты бер актерлык уены белән генә чикләнми. Ул спидкубинг белән мавыга. Рубик кубигын утыз секундта җыя ала. Ютуб-каналда үзенең осталыгы белән уртаклаша.
Арслан — сеңлесе Алтынай өчен кайгыртучан абый да. Кызчык түземсезлек белән аның өйгә кайтуын көтеп тора. Алар барлык буш вакытын да диярлек бергә үткәрәләр.
Аның экрандагы сеңелесен, украин кызы Оксананы, Марта Тимофеева башкара. Кино төшергән вакытта кыз белән малай ныклап дуслашып, хәзер алар туганнар кебек якын. Фильмның эчтәлеге ике яшь герой арасындагы мөнәсәбәтләргә бәйле. Андагы драматик эпизодлар Арсланның күңеленә әле булса тынгы бирми.
Уфада “Сестренка” премьерасын Арслан да, башка актерлар белән бергә, беренче тапкыр карады. Аларны кинозалга кергәндә үк тамашачылар чолгап алды. Селфи төшәргә теләүчеләр, автограф алучылар, сораулар яудыручылар күп булды. Әлбәттә, нәфис фильм беркемне дә битараф калдырмады.
Читайте нас: