+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
26 сентябрь 2019, 12:21

“Балалар Евровидениесе”нә кем бара?

Быел яшь җырчылар бәйгесе Польшада узачак.

24 ноябрь көнне Гливицада (Польша) узачак "Балалар Евровидениесе-2019" халыкара җыр конкурсында Русия данын Татьяна Меженцева (Мәскәү) һәм Денберел Оржак (Тыва) яклаячак. Алар “Время для нас”җырын башкарачак.
Билгеле булуынча, Тываның 12 яшьлек җырчысы Денберел Ооржак “Ты супер! Суперсезон” проектында җиңү яулаган иде. Әлеге бәйге НТВ телекомпаниясе, халыкара мәгълүмат агентлыгы һәм Спутник радиосы тарафыннан Мәгариф министрлыгы ярдәмендә ятим һәм караучысыз калган балалар өчен үткәрелә.
Бу дуэтның мәртәбәле конкурска баруы Мәскәүдә 9-14 яшьлек 11 яшь музыкант катнашкан сайлап алу турыннан соң билгеле булды. Интернет-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, шулай ук балалар һәм өлкәннәр жюрие бәяләве буенча, җиңүчеләргә 941 балл бирелде.
“Балалар Евровидениесе" 2003 елдан бирле ел саен үткәрелә. Анда 15 яшькә кадәрге башкаручылар катнаша.
Читайте нас: