+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
1 октябрь 2019, 18:30

"Актер булу миңа бик ошый!"

"Сестренка" фильмының төп героен уйнаучы Арслан Крымчурин бүген редакциябезнең кунагы булды.

19 сентябрьдән Русиянең барлык шәһәрләренең кинотеатрларында "Сестренка" фильмын күрсәтү башланды. Мостай Кәримнең "Безнең өйнең яме" повесте буенча төшерелгән бу фильмда безнең якташыбыз - Уфада яшәүче 7 яшьлек Арслан Крымчурин төп рольне уйный. Бүген яшь актер редакциябездә кунакта булды.
Арслан тормышта да үзе башкарган рольдәге Җәмил кебек - ихлас, теремек, ягымлы бала. Өстәвенә, һәр сүзен уйлап әйтә, олыларча фикерли. Картәниле өйдә, якын кешесенең үгет-нәсыйхатен, догаларын тыңлап үскән балалар нәкъ шундый була да инде! Картәнисе Фәния Заһир кызы - Арсланның иң беренче тамашачысы, дисәк тә ялгыш булмас. Фильмны төшергән вакытта да ул оныгы янында булган.
Арсланның ничек актер булып китүе, кастинглар үтүе, фильмны ничек төшерүләре турында сөйләвен без, журналист абый-апалары, тын да алмый тыңладык. "Актер булу рәхәтме соң?" дигән сорауга ул җитди итеп: "Рәхәт тә, авыр чаклары да булды", - дип җаваплады.
Белорет якларында, кышын көнозын тышта барган эпизодларда төшүне дә, салкын сулы Инзәргә чумуны да, милиция бүлмәсендә рәшәткә артына кысылган башының түземсез авыртуын да - барлык сынауларны лаеклы үткән егетебез! Ә инде Оксана ролен башкаручы Мәскәү кызы - зәңгәр күзле, тузганактай сары чәчле Марта Арсланның чын дустына әйләнгән.
Кыскасы, әти-әнисенең, кечкенә сеңлесе Алтынайның гына түгел, үзе укыган мәктәпнең, республикабызның горурлыгы ул - Арслан!
Әлбәттә, нәни йолдызның сәләтләре актерлык осталыгы белән генә чикләнми әле. Бу хакта тулырак "Әллүки" журналының октябрь санында укырсыз.
Рәиф Бадыйков фотосы.
Читайте нас: