+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
28 октябрь 2019, 19:26

Арслан Крымчурин: “Актер булу миңа бик ошый!”

Күптән түгел редакциябездә меңләгән тамашачыларны сокландырган нәни актер – Арслан Крымчурин кунакта булды.

Талантлы малайны “Тамыр” студиясе тапшырулары аша белә идек инде. “Сестренка” фильмында төп рольне бик оста башкарып, Арслан ил күләмендә тамашачы сөюен яулады.
7 яшьлек Арслан Уфаның 161нче лицеенда 1нче сыйныфта белем ала. Тырыш, сәләтле малайга уку җиңел бирелә. Бигрәк тә математика дәресләрен ярата ул. Буш вакытларында Рубик кубигы, спиткубер, скьюб, геркуб җыю белән мавыга. Арсланның коллекциясендә мондый башваткычларның 19 төре бар. Җитез егет аларның иң гадиен 21 секундта җыя.
Фильмдагы Җәмил кебек үк, тормышта да ихлас, теремек, ягымлы ул. Өстәвенә, һәр сүзен уйлап әйтә, олыларча фикерли. Картәниле өйдә, якын кешесенең үгет-нәсыйхәтен, догаларын тыңлап үскән балалар нәкъ шундый була да инде! Картәнисе Фәния Заһир кызы – Арсланның иң беренче тамашачысы, дисәк тә ялгыш булмас. Фильмны төшергәндә картәнисе һәрчак оныгы янында булган. Ә кастингка аны әтисе Вәгыйз Баязит улы алып барган.
“Актер булу рәхәтме соң?” дигән сорауга Арслан җитди итеп: “Рәхәт тә, авыр да!” – дип җаваплады.
Белорет якларында, кышын көнозын тышта барган эпизодларда төшү, салкын сулы Инзәргә чуму, бер эпизодны күптапкыр төшерү – барлык сынауларны лаеклы үткән егетебез!
– Съемкалар вакытында кызык хәлләр дә, авыр чаклар да булды инде, – дип сөйли Арслан. – Милиция бүлмәсендә башымны рәшәткә арасына кыстыргач, Маратны уйнаучы Йосыф, кинәт тартып, колагымны авырттырды. Мин, авыртуга түзә алмыйча, елап җибәрдем. Ә режиссер абый авыртудан елавымны белми бит: “Текст! Текст!” – дип кычкыра.
– Бу вакытта аның чынлап елаганын картәнисе дә аңламаган. Бигрәк оста уйный да инде балам дип, сокланып карап торган, – дип сүзгә кушыла нәни геройның әнисе Гүзәл Рафаэль кызы.
Ә инде Оксана ролен башкаручы Мәскәү кызы – зәңгәр күзле, тузганактай сары чәчле Марта Арсланның чын дустына әйләнгән.
Әти-әнисенең, кечкенә сеңлесе Алтынайның гына түгел, республикабызның, илнең горурлыгы ул – Арслан!
Читайте нас: