+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Нәни йолдызлар
31 октябрь 2019, 00:34

“Мин — Тамерлан! Мин — вундеркинд!”

Дүрт яшьлек малай 40тан артык тел белә.

Казан малае Тамерлан Ситдыйков үзен вундеркинд, дип таныштыра. Чынлап та шулай, ул хәрефләрне 10 айлык чагында ук таный башлаган. Бер яшендә исә урыс һәм инглиз алфавитларын белгән һәм алардан сүзләр төзегән. Шулай ук 2 яшеннән яза башлаган, ярты елдан кроссвордлар чишүгә тотынган. Әле дүрт яшьлек кенә булуына карамастан, Тамерлан 40тан артык телләрнең алфавиты белән якыннан таныш. Алай гына да түгел, аларның күпчелегендә укый һәм яза белә. Гаиләдә татар һәм урыс телләрендә аралашалар. Ул татарча җырлый, шигырьләр сөйли.
Тамерлан полилингваль балалар бакчасына йөри, анда инглиз һәм кытай телләре өйрәнә. Кечкенә вундеркинд Менделеев таблицасын да бик яхшы белә.
Читайте нас: